Гостевая книга

Приветствуем всех любителей татарской песни!
Открыт гостевой раздел, пишите любые свои замечания здесь.
А ответ на самый часто задаваемый здесь вопрос:
"Как тут скачать понравившуюся песню?"
— такой:
"Никак — на этом сайте собираются только тексты песен,
с обязательным указанием автора и композитора".

Сорау.
"Сөембикә" җыры сүзләре хакында (Аида Гарифуллина башкаруында).
http://erlar.ru/node/1902

Кушымтаны
"Ай моңлана зәңгәр күктә,
Казан һаман сине көтә.
Язмышыма хуҗа булып
Кайтчы, зинһар, Сөембикә."
дип җырлый Аида да.

Әмма күпләр (мин дә шул хисапта)
"...Язмышыңа хуҗа булып..."
булырга тиеш дип уйлыйлар.

Чөнки Сөембикә — кайтып — үзенә үзе (язмышына) хуҗа булса да рәхмәт булыр иде. Нишләп теләсә кемгә (миңа яисә Аидага) язмыш хуҗасы булырга тиеш соң ул Сөембикә? Разил Вәлиевтан сорар идең дә, ул Интернетка йөрмидер ләбаса.

Үзгәрттек.

Ай, сез бигрәк тиз ашыктыгыз :)
Мин дискуссия рәвешендә генә "Күпләр шулай уйлыйлар" дигән идем бит. Катгый итеп түгел. Аны бит әле болай да укырга була, гипотетик диярлек (Разил Вәлиев үзе ничек уйлагандыр — кем белсен хәзер):

Ай моңлана зәңгәр күктә,
Казан һаман сине көтә:
"Язмышыма хуҗа булып,
Кайтчы, зинһар, Сөембикә."

Куштырнаклар мәҗбүри. Янәмәсе, Казан (халкы! шәһәре түгел, "ханлык"/республика халкы) Сөембикәгә ялварына. Ханбикә бит син, бул миңа хуҗа!

Кабатлап әйтәм, мин бу версия яклы түгел. Әмма минем версиянең дә җитешсезлеге бар: ханбикәнең ул дәһшәтле елны үзенә үзе хуҗа булмаганы ачык шул...

Игорь Дмитриев җырлый

Тургайлар

Резеда Вәлиева сүз.
Ильнат Фархуллин көе

Хәтфәгә төренде киң иген кырлары
Иркәли күңелне тургайлар җырлары.
Яшидер ул кырлар, гел сезне сагынып
Көтәдер яз саен яшел шәл ябынып.

Кушымта:
Тургайлар, тургайлар сез ялгыш китмәгез
Туган як кырларын, калдырып китмәгез.

Киң кырлар өстендә тургайлар кагына
Күңелем хаман да шуларны сагына.
Белегез кадерен туган як бер генә
Иң якын, иң газиз тик жир генә.

Кушымта

В разделе "Все песни" в шапке таблицы написано "МЫЗЫКА" Исправьте пожалуйста.

Исправили. Спасибо за внимательность и за то, что нашли время сообщить об ошибке!

"Үтми яшьлек.үтми беркайчанда..йөрэгеңдэ.." 4-5 ДИСТӘ ел элек ишеткэн бу жырны(гузэл зат башкарган иде..) таба алмыйм..
Мэсхут Имашев жырлаган "Ашкыну"да куренми

Здравствуйте!Помогите п-ста найти песню,знаю только припев:
Яшэр очень сокландырып
Доньяда жырлап горлэп.
Минем жырым гына житми,
Синен дэ жырын кирэк!!!

ищу песню со словами "буген синен туган кенен илэр якты синен ойзен (поет парень в черных очках)заранее СПАСИБО.

Я ищу татарскую песню, молодежную, в припеве поет девушка, а в куплете читает рэп парень. Помню, что в припеве было что-то о черных ресницах, о глазах (вроде бездонных хд)

ляляля кузлэре
мин,а карасыннар
кара керфеклэрен
ляляляляллялляля

... на фоне пианино... слышала в году 2009-2011 на радио "Яна гасыр"

помогите найти песню - исполняют по Булгар-радио каждый день,не знаю ни исполнителя,ни автора,есть такие слова: припев- мин куклерден сина бехет телеп,
тошлерене килеп керермен,
авырлыклар сина китермиче,
янешенде саклап йорермен...

Марат Шайбаков җырлый
Авыл капкасы

Җиде юл чатында, җиде юл башында
Тора ул авылым капкасы.
Киткәнен озатып, күңелне юатып
Сөенеп каршылый кайтканы...

Кушымта(припев):
Төшемдә еш күрәм, гел якты уй белән
Авылымның шул изге капкасым.
Шулай гомер буе, сина кайтыр юлны
Тик уләннәр генә басмасын.

Дүрт тарафка карап, дүрт күз белән санап
Кызуларым киткә чит якка.
Кылачларын ачып шатлыгынан ташып
Каршы чыга кайтсам ерактан.

Кушымта(припев)

Язын кошлар кайта туган жырлар арта
Сайрап алар канат кагынып.
Газиз туган җирем, бердәнберем минем
Сагынып кайтым сине тагын да.

Кушымта(припев)

Разиф Кабиров җырлый
Ана күңеле

Рәнҗитмик аналар күңелен,
Холкыбыз биш төрле булса да.
Ул көтә, ул түзә, ул сабыр
Йөрәге сулкылдап торсада.

Кушымта:
Биш бала, биш шатлык,
Биш яра анага.
Җил дәвыл, кар буран
Тидермик аңарга.

Рәхмәтле булыйк без анага
Тырышыйк һәрчакта ярарга.
Бер бит ул дөньяда күз нуры
Барыбыз өчен дә тугыры.

Кушымта

Күрергә язмасын үзенә
Ачы күз яшләре тамганын.
Ягымлы сүзләрне кызганмыйк
Олылыйк изге җан ананы.

Кушымта

Рамис Салимов җырлый

Яңа җыр

Көтәм әле көтәм килерсең дә
Сөюемне бүләк итәрсең.
Яңгыр көткән гүзәл чәчәк кебек
Наз сөюләр син дә көтәсең.

Кушымта:
Син дә миңа тартыласың инде
Сизми белми диеп йөрмә син.
Тәрәзәмә кунган бәхет кошы
Булып төшләремә керәсең.

Карашыңны минән яшерәсең
Сиздермәскә теләп хисләрең.
Сөюемнән янып беткәнемне
Көтәргәме әллә исәбең.

Кушымта

Үзең язмыш язып куйган
Безнең юллар бергә үрелгән.
Китапларга язган сөйгән ярлар
Мәңге бергә булсын диелгән.

Кушымта

Добавьте, пожалуйста, текст на песни Халиды Бигичевой "Туган көн", "Көннәр озын, төннәр сүрән")

Добавьте, дип — кем сиңа дабавит монда? Аннары: көннәре озын булса — чурт с ним. "Изге ай" исә "көннәре сүрән" ди бит обычно. И озынына төннәрнең зарлана бугай :)

песня на слова (Энкэй бэбкэлэрне суга тошерде, шул бэбкэлэрдэй сабый чагым искэ тошорде)

Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Иртән гөлләргә су сибә иде.
Иркә гөлләрдәй әнкәй безне дә
Иркәли иде, гел сөя иде.

Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Каз бәбкәләрен күлгә төшерде.
Шул бәбкәләрдәй сабый чагымны
Әнкәем кабат искә төшерде.

Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Нидер әйтте дә миңа кул сузды.
Сагынасыңдыр, беләм, әнкәем,
Кайталмадым шул, күп айлар үтте.

Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Толымлап үрә иде чәчкәен.
Бу юл төшләре сиңа чакыра,
Өзелеп сагындым, кайтам, әнкәем.

Кто подскажет как здесь можно скачать текст песен? Спасибо.

Оныт инде Резеда Ахиярова муз. Р. Валиев суз. Кем башкаруында табып була микэн бу жырны. Ботен интернетны эзлэп чыктым таба алмадым.

"Әллө син җәйләрдә туганга" дигэн сүзләр бар иде ул җырда. Гүзәл исеме белөн дә эзләгәч чыккан иде башта. Рәхим итеп табыгыз!!!

исэнмесез. бер жырнын сузлэрен эзлэргэ булышыгыз эле сузлэрен эзерэк белэм:"без йоргэн юлдан улэннэр ускэн"..................кушымта :".....вакыт утмэгэн без айрыласы язлар житмэгэн" бутэн сузлэрен белмим зэгэр кузлэрен дигэн жыр бугай ул, лэкин андый исем белэн эзлэп карадым тапмадым.рэхмэт.

Помогите найти татарскую песню. Очень понравилась. Не могу найти. Поёт девушка. Предложения помню есть кузлерен и в конце жаныммм. Песня точно не называеться жаным.

Мне определенно нравится данная гостевая! 2,5 года ищем ежедневно. Пока не нашли. Не отчаивайтесь — девушек еще не всех перебрали. Кюзлярен и жаным — это ж просто уникальные слова, поверьте. Ждите, короче.

http://erlar.ru/node/3469 Кайтчы, иркәм, кайтчы яныма дигән җырның сүзләрен Марсель Гыймазетдинов язган. Шигырь авторның шигырьләр җыентыгында 1994 елда, шагыйрь вафат булгач басылып чыкан иде. Марсель Гыймазетдинов 1993 елда вафат булды. Жырның сүзләрен Фирзәр Мортазин язган дип җырлыйлар.

Здравствуйте,пишу от имени мамы,интересуется есть ли такая песня "Иркәм тәрәзәләре "она по радио слышала, пел мужчина и кто подскажите пожалуйста исполняет ее

"Гашыйк бул син миңа"- исемле җырның сүзләре кирәк иде, Сезнең исемлектә юк ахрысы...Ярдәм итегез әле табарга?!
Гашыйк бул син миңа, гашыйк бул син.
Вакытлыча гына булса да...
Тик бер генә язга, минем күңелемне
Гөлчәчәкле бакча итәрсең....-= кебек сүзләре бар иде аның....

Гашыйк бул син миңа
Фасыйл Әхмәтов көе Ренат Харис сүз.

Гашыйк бул син миңа,
Гашыйк бул син...
Вакытлыча гына булса да.
Күзләремә сеңгән сүнмәс яшьлек төсе
Кояш яңгырлардан уңса да.

Гашыйк бул син миңа,
Йөрәгемдә
Беркем кагылмаган хисләр бар.
Күзләремдә минем, бәлки, син күрерсең
Уңмый торган җете төсләр бар.

Гашыйк бул син миңа,
Гашыйк бул син...
Вакытлыча гына китәрсең.
Тик бер генә язга
Минем күңелемне
Чәчәк тулы бакча итәрсең.

Иптэшлэр, монда жырны тынлап карап булмый мени сон ул?????((((((

помогите найти песню,которую я услышала года 2 тому назад по радио:В припеве есть такие слова:Хыяллана кунел,нидер көтә,бер очрашу насип булырмы?Күзләремә карап,бәгърем диеп,күңел назлар белән тулырмы? Кто её исполняет её и как она называется?Буду очень благодарна,если поможете.У нас в Янауле(Башкирия)теперь вообще радио не принимает Казань,когда оно стало"Болгар радиосы",можно только через Интернет слушать.