"Карлыгач канат кага" комедиясеннән
Зәңгәр кичләр буе эзлим сине,
Кайда соң син, исмең ничек, нинди соң син?
Зәңгәр кичләр буе көтәм сине,
Көтәм сине, ник һаман да килмисең син?
"Карлыгач канат кага" комедиясеннән
Зәңгәр кичләр буе эзлим сине,
Кайда соң син, исмең ничек, нинди соң син?
Зәңгәр кичләр буе көтәм сине,
Көтәм сине, ник һаман да килмисең син?
Яшьлегем капкаларының
Бикләрен алсаң иде,
Гомернең гүзәл чагында
Яшьлектә калсаң иде.
Яшьлеккә кайтып килергә
Сүз куштым хәтеремә.
Шул якларга борма юлны
Белә тик хәтер генә.
Ах, җырларым бөтөн җиргә
Таралып китсен иде.
Җыр сөючеләрнең күңлен
Тибрәтеб үтсен иде.
Җайлапкына йөрәкләрнең
Кылларын чиртсен иде,
Кылларын чиртсен иде.
Үтсен иде юлларында
Өстәлемдә сулып барган чәчәк бәйләмнәре.
Эх, бәгърем, күз яшеннән тезәм сәйләннәрне.
Бу кулъяулык сиңа миннән бүләк — вәгъдә иде,
Сәламнәреңне көтеп инде җаным көйде.
речитатив:
Тайсуганым минем, табигатьнең их гүзәл җиренә урнашкансың син.
Бер ягыңнан таулар, урманнар уратып алса, икенче ягыңнан ургылып Зәй елгасы ага.
Көтсә дә ул көне-төне,
Хәбәр юк, яры килми.
Бу минутта ялгышканын
Әлегә үзе белми.
Ташланмагыз кочагына,
Үз ярың иттермәгез.
Кеше ярын сез, дусларым,
Һич якын китермәгез.
Иң бәхетле көнем — сине тапкан көнем,
Иң бәхетле чагым — сине баккан чагым.
Үсеп җиттең, балам, җуймый берүк юлда
Сакла бәхетемне, ул бит синең кулда.
Үтенеп сорыйм, ялварам,
Әнкәй, нигә әрем салдың миңа,
Әллә сагыш ачы, дидеңме,
Әллә инде ачынырлык булып
Мин дә сагынганны белдеңме?
Өй түремдә әрем, ачы әрем,
Ачы булып сагыш түгелә.
Сагынулар җанны телгән чакта
Аңлый алмыйм мин, аңлый алмыйм мин —
Әллә сөясең, әллә сөймисең?
Бергә булырга риза булсаң да, —
Көт әле, дисең, көт әле, дисең!
Чәчләр агарган, чәчләр чаларган,
Әллә шаяртып, уйнап йөрисең.
Мәктәп юлларында танышып,
Сөю тулы хатлар алышып,
Балачактан бик тиз киттек без,
Сиздерми дә үсеп җиттек без.
Унҗиде! Тик унҗиде яшь.
Яшь әле, без әле бик яшь.
Мең төрле тормыш юллары —