Газиз җыры

Категория: көе сүзләре

Кердең дә син күңелемә
Былбыл булып сайрадың.
Тик бер сине, сине генә
Гомерлеккә сайладым.

Яна минем йөрәгем,
Өзеләдер үзәгем.
Таң атканчы сөйләшсәк тә бетмәс
Әйтер сүзләрем.

Аклы күлмәкләр тектердең
Җәй көне киярмен дип.
Яшьли күңелемне салдым
Гомергә сөярмен дип.

Яна минем йөрәгем,
Өзеләдер үзәгем.
Таң атканчы сөйләшсәк тә бетмәс
Әйтер сүзләрем.

Йөрәгемдә ташкан хисләр
Тулыр да бер түгелер.
Күз алдымда йөрмәсәң дә,
Йөрисең күңелемдә.

Яна минем йөрәгем,
Өзеләдер үзәгем.
Таң атканчы сөйләшсәк тә бетмәс
Әйтер сүзләрем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »