Син кирәк

Аерылу хәерлеге булмый
Икән, иркәм, шуны аңладым.
Китсәм дә мин, җаным белән синнән,
Беркая да китә алмадым.

Былбылларымның сайравын
Тыңлар өчен син кирәк.
Үзеңне былбылга тиңләп
Җырлар өчен син кирәк.

Язгы ташудан соң елгалар да
Кайтып төшә кире ярына.
Мин дө, елга сыман, сыенырмын
Тиздән сиңа — сөйгән ярыма.

Былбылларымның сайравын
Тыңлар өчен син кирәк.
Үзеңне былбылга тиңләп
Җырлар өчен син кирәк.

Син торасың, дәшеп яннарыңа,
Күптән инде язмыш үрендә.
Әмма белмим — бармы икән урын
Минем өчен җаның түрендә.

Былбылларымның сайравын
Тыңлар өчен син кирәк.
Үзеңне былбылга тиңләп
Җырлар өчен син кирәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1.5 (2 голоса)
« »