Язма гел хатлар гына (Кил үзең)

Категория: көе сүзләре

Сагышланган чакларыңны
Салма гел хатларга син.
Мәхәббәт канатларында
Кил безнең якларга син.

Чыклы үләннәрне ерып,
Тугайлар аша, җаным,
Каршы алырга чыгармын
Саф өметемнең таңын.

Шул тугайлар буйлап янә
Кайтып китәрбез өйгә.
Без җырларбыз, таң былбылы
Кушылыр безнең көйгә.

Сагындырма, кил, былбылым,
Язма гел хатлар гына.
Дәртеңә дәрман табылыр
Тик безнең якта гына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »