Чиксез рәхмәтем

Минем күңелгә
Нур булып кердең,
Бөтен гомергә
Киң сулыш бирдең.

Яшим хисләрнең
Олысын тоеп,
Синең йөрәкнең
Җылысын тоеп.

Җирнең тылсымы
Синдәгенәдер,
Таудай зур бәхет
Миндәгенәдер.

Синең елмаю —
Дөнья рәхәте.
Сиңа, бәгырем,
ЧИКСЕЗ РӘХМӘТЕМ!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »