Зиннурым

Категория: көе сүзләре

Газапларың үтте инде хәзер,
Бары сөю калды күңелдә.
Елмаеп уяндым әле бүген,
Төшләремә килеп кердең дө.

Зиннурым,
Дип дәшәм, күз нурым,
Сагыну сәламем бу җырым.

Үзәкләрне өздерерлек итеп,
Син уйнадың, ә мин җырладым.
Ике моң бергә кушылган җирдә
Тик төш кенә икән, уяндым.

Зиннурым,
Дип дәшәм, күз нурым,
Сагыну сәламем бу җырым.

Бу ике моң гел, Сак-Сок кебек,
Йөрер инде мәңге адашып.
Исемеңне җырга салдым, тыңла,
Гомер буе яшим җан атып.

Зиннурым,
Дип дәшәм, күз нурым,
Сагыну сәламем бу җырым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (8 голосов)
« »