Яшьлегем кайтавазы (икенче вариант)

Зәңгәр яулык болгап озатып калдың
Борма-борма юллар чатында.
Ара ерагая барган саен,
Мин борылып карыйм артыма.

Серле йомгак төсле тормыш юлы
Еракларга китеп урала.
Мәхәббәтем зәңгәр офыкларда
Зәңгәр яулык болгап югала.

Гүзәл яшьлек, еллар канатында
Күтәрелдең офык артына.
Шатлык-сагышларым яңарганда
Күңел һәрчак сиңа тартыла.

Серле йомгак төсле тормыш юлы
Еракларга китеп урала.
Мәхәббәтем зәңгәр офыкларда
Зәңгәр яулык болгап югала.

Яшьлегемдә сөйгән ярымны мин
Эзләп табармын бер ничек тө.
Вәгъдөләшеп, әгәр кавышмасак,
Көенечкә кала яшьлекләр.

Серле йомгак төсле тормыш юлы
Еракларга китеп урала.
Мәхәббәтем зәңгәр офыкларда
Зәңгәр яулык болгап югала.

Голосов пока нет
« »