Оныт мине…

Оныт мине әгәр булдыралсаң,
Оныт сине өзелеп сөйгәнне.
Киткән юлларыңнан күз алалмый
Кайтыр микән диеп көйгәнне
Оныт, оныт сине сөйгәнне.

Оныт мине, әгәр яши алсаң
Минем сөю, минем назларсыз?
Җылы табалмасаң җаннарыңа,
Күзләремә килеп багарсың,
Тик аларда җылы табарсың.

«Оныт» — дию миңа җиңел түгел,
Җиңел түгел синсез яшәве.
Яннарыма килеп синнән башка,
Мин дә ялгыз диеп дәш әле,
Җиңел түгел ялгыз яшәве.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.1 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »