Вәгъдә бирдең

Син өзәсе алмалар да
Пешә көзен.
Алмагачлар елый гүя
Уып күзен.
Кайтырмын, дип биргән идең
Вәгъдә безгә,
Тору кирәк иде, әткәй,
Әйткән сүздә!

Кайтмауларың көтеп-көтеп
Үзәк өзә.
Кайту түгел, каберең дә
Юк бит җирдә!
Кадерең бар, каберең юк
Туган илдә.
Йоклыйсыңдыр, белмим кайда,
Кайсы гүрдә?

Йөрәк әрни, ут капкандай,
Әрни көн дө.
Бәгырь кылын яфраклардан
Җилләр өзә.
Яңгыр елый үксөп-үксеп
Ятим төндә.
Юк, кадерлем, кадерләргә
Каберең дө…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
« »