Туган ягым (беренче вариант)

Тарта уйлар, тарта хисләр
Балык Бистәм ягына.
Күңелдәге татлы сусау
Моңнарымда чагыла.

Балык Бистәм,
Туган ягым.
Җырласам да,
Еласам да
Йөртәм сине янәшә.

Оча уем, оча хисем
Акчарлаклы ягыма.
Җавап сәламнәре кайта
Күчеп таң нурларына.

Балык Бистәм,
Туган ягым.
Җырласам да,
Еласам да
Йөртәм сине янәшә.

Җырым аша, хисем аша
Иңнәренә сарылам.
Кайларда гына йөрсәм дө
Кама ярын сагынам.

Балык Бистәм,
Туган ягым.
Җырласам да,
Еласам да
Йөртәм сине янәшә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »