Кил миңа

Әгәр сиңа килер юл булмаса,
Киек каз юлыннан кил миңа.
Киек казлар сиңа юл бирмөсө,
Җилләр булып исеп кил миңа.

Әгәр сиңа җилләр каршы иссә,
Карурманнар буйлап кил миңа.
Карурманнар әгәр юлың бүлсә,
Дәрья булып агып кил миңа.

Әгәр сиңа дәрья каршы акса,
Бөркет булып очып кил миңа.
Бөркетләр дә юлларыңны бүлсә,
Тау юллары буйлап кил миңа.

Әгәр сиңа бар юл бикле булса,
Таңнар булып атып кил миңа.
Таң сәгатьләрендә кеше күрсә,
Төн сәгатьләрендә кил миңа!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »