Дустыма (беренче вариант)

Каршы ал син язгы акчарлакны,
Яшьлегеңнән сәлам әйтмәсме?
Әйләнеп кайт Идел буйларыннан,
Сагышларың басылып китмәсме.

Тыңла җырын салкын чишмәләрнең,
Борчу килсә күңел түренә.
Йолдыз сүнсә, офыкларга кара,
Туар таңнар якты күренә.

Иң якын дустыңа бир кулыңны,
Озын сәфәр үтеп арганда.
Җиңел булмый, юллар авыр була,
Зур бәхеткә таба барганда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (8 голосов)
« »