Туачак кызыма, улыма

Бәхетең мөлдерәп торганда,
Очраса мең бәхет юлыңда,
Онытма бәхетләр кирәген
Туачак кызыңа, улыңа.

Гашыйклар күрдисөм юлымда,
Күңелем көнләшә, кызыга.
Бар булган байлыгым-хислөрем —
Туачак улыма, кызыма.

Аңласа әгәр ул җанымны,
Күтәреп йөртермен кулымда.
Җанымны урталай бүләрмен
Туачак кызыма, улыма.

Гомернең иң матур мизгеле
Яр белән бергәләп узыла.
Ник яшим дөньяда, булмаса
Туачак улым да, кызым да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »