Ага сулар (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ага сулар, ага сулар,
Сулар салкын мыни ул?
Иң беренче сөюләрем
Сүнәр ялкын мыни ул?

Аккан суда күрәм төсле
Гомерем агышларын.
Айлар буе, еллар буе
Басылмый сагышларым.

Дулкынланып ага сулар,
Суга карап уйланам.
Ничә еллар үтеп китте,—
Йөрәгемдә син һаман.

Агым суга карап кына
Йөрәгемә ял алам.
Без икебез генә белгән
Чакны уйлап юанам.

Ага сулар, ага сулар,
Сулар салкын икән шул.
Күпме генә ел үтсә дө,
Сүнмәс ялкын икән шул.

Агымсулар бер юл алгач,
Ага да ага икән.
Сөю уты бер кабынгач,
Яна да яна икән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (14 голосов)
« »