Килерсең әле, килерсең

Категория: көе сүзләре

Килерсең әле, килерсең
Мин торган урамнарга.
Йөрерсең әле, йөрерсең
Карларда, бураннарда.

Белерсең әле, белерсең
Йөрәгең януларын.
Күз яшьләреңнең бер-берсен
Куышып тамуларын.

Сизәрсең әле, сизәрсең
Яр ташлау газапларын.
Түзәрсең әле, түзәрсең,
Белерсең газапларын.

Аңларсың әле, аңларсың.
Узсыннар төннәр башта.
Көннәр башланмый таңнарсыз,
Син дә юк миннән башка.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »