Сандугачым-былбылым

Тал арасы, тал арасы,
Талда тургай баласы.
Сагынганда яннарыңа
Очып кына барасы.

Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.

Сокланасы, таң каласы:
Талларда таң карасы.
Сагынганда тыным белән
Тартып кына аласы.

Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.

Тал арасы, таң карасы,
Миндә йөрәк ярасы.
Икәүләшеп табаекчы,
Кавышулар чарасын.

Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (9 голосов)
« »