Чияләр

Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп,
Бакчада үсәләр чияләр.
«Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!» — дияләр.

Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!» — дияләр.

Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
«Үбим!» — дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.

Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!» — дияләр.

Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр.
«Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!» — дияләр.

Тулышып пешкәннәр
Кып-кызыл чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Бәхетле!» — дияләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (58 голосов)
« »