Яраттым шул, яраттым (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Алларыма ник чыктың
Кулларымнан ник тоттың,
Күзләремә серле карап,
Дөньяларың оныттың?

Парлы биюгә дәштең,
Якын итеп эндәштең.
Эндәшмәдең, әйтерсең лә
Җаным белән серләштең.

Матур иде күзләрең,
Елмайдым шул, түзмәдем.
Аерылгач та, юксынгандай,
Шул күзләрне эзләдем.

Чакырдың мин килмәдем
Яраттым, дип, белмәдем.
Шаян егет, нигә инде
Күңелем сихерләдең?

Күзләреңә караттың,
Зиһеннәрем тараттың.
Аһ ул күзләр, серле күзләр,
Яраттым шул, яраттым!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (13 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »