Очар коштай

Категория: көе сүзләре

Нинди матур таңнары ла
Кайтып килеш яннарыңнан.
Очар коштай алгысынам,
Нидер булды җаннарыма.

Кыйгач, кыйгач кашкайларың,
Көләч, көләч күзкәйләрең!
Әйләндерде башларымны
«Сөям!» — дигән сүзкәйләрең.

Ничек сине караттым ла?
Ничек мине яраттың ла?
«Мин дә сине сөям!» — диеп,
Шикләремне тараттың ла!

Кыйгач, кыйгач кашкайларың,
Көләч, көләч күзкәйләрең!
Әйләндерде башларымны
«Сөям!» — дигән сүзкәйләрең.

Иркәлидер күзләремне
Якты көннең гүзәллеге.
Кичкә кадәр сине күрми
Ничек кенә түзәрмендер?

Кыйгач, кыйгач кашкайларың,
Көләч, көләч күзкәйләрең!
Әйләндерде башларымны
«Сөям!» — дигән сүзкәйләрең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »