Сине искә алам

Категория: көе сүзләре

Һәр таң саен сине искә алам,
Синнән башка тормыш юк сыман.
Сулык-сулык былбыл сайраганда
Тавышыңны танып юксынам.

Син дә шулай мине юксынырсың,
Исләреңә төшсәм кичегеп.
Мине күрергә дә теләмәсәң,
Төшләреңнең биклә ишеген!

һәр көн саен сине искә алам,
Жил иссә дә, сиңа ымсынам.
Урап-урап яуган яңгырларда
Толымыңны танып ымсынам.

Син дә шулай мине юксынырсың,
Исләреңә төшсәм кичегеп.
Мине күрергә дә теләмәсәң,
Төшләреңнең биклә ишеген!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »