Мәхәббәтем сиңа көч бирсен

Еракларга китсәң, ялгыз йөрмә,
Чын юлдашлар сиңа юлыксын.
Салкын җил-давыллар каршы иссә,
Мәхәббәтем сине җылытсын.

Кайгы килсә, башың ия күрмә,
Өмет сиңа канат үстерсен.
Авырлыклар басса иңнәреңне,
Мәхәббәтем сиңа көч бирсен.
Мәхәббәтем сиңа көч бирсен.

Күләгәләр төшсә тәрәзәңә,
Каплап алсу таңнар балкышын.
Кояш юк көндә дә кояш булып,
Мәхәббәтем сине балкытсын.

Кайгы килсә, башың ия күрмә,
Өмет сиңа канат үстерсен.
Авырлыклар басса иңнәреңне,
Мәхәббәтем сиңа көч бирсен.
Мәхәббәтем сиңа көч бирсен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (6 голосов)
« »