Үкенерсең

Очрашырга чакыр мине,
Көтә-көтә таң атыр.
Ләкин мин килмәм яныңа,
Ә син барыбер чакыр!

Үкенерсең, үкенерсең,
Син дә бер сызланырсың,
Ак кәгазь кебек буш калган
Көннәрең кызганырсың.

Килми дә килми хатларың,
Кәгазьне кызганасың?
Аңламыйсың йөрәгемнең
Янганын, сызланганын.

Үкенерсең, үкенерсең,
Син дә бер сызланырсың,
Ак кәгазь кебек буш калган
Көннәрең кызганырсың.

Күңел хаклыгына өчен
Язсаң да бит минутлар.
Бөтен күз алларым синең
Сурәтең белән тула.

Үкенерсең, үкенерсең,
Син дә бер сызланырсың,
Ак кәгазь кебек буш калган
Көннәрең кызганырсың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (28 голосов)
« »