Интернационал

/Н. Исәнбәт, Ә. Исхак, Н. Арсланов тәрҗемәсе/

Кузгал, уян, ләгънәт ителгән
Коллар һәм ачлар дөньясы
Кайный ачу белән безнең кан,
Соңгы сугышка ул ярсый.
Коллык дөньясын җимерербез,
Тамырьннан йолкып алып.
Яңа, иркен дөнья төзербез,
Хуҗа булыр аңа халык.

Бу безнең иң ахыргы,
Иң каты зур сугыш.
Интернационал белән
Балкыр яңа тормыш.

Алла да, патша да, батыр да —
Азат итмәс беркем безне.
Яулап тик без көрәш сафында
Алырбыз үз иркебезне.
Җимерик дисәң коллык, җәберне,
Яулыйк дисәң син барын да,
Дөрләт утны, тизрәк тимерне
Сугып кал кызу чагында!

Бу безнең иң ахыргы,
Иң каты зур сугыш.
Интернационал белән
Балкыр яңа тормыш.

Бетен дөнья эшче халкы без,
Бөек хезмәт армиясе,
Тик без бөтен җиргә хаклыбыз,
Ә паразитлар — һичкайсы!
Күкрәп күкләр, яшен сугар да
Тар-мар итәр этләр явын,
Безгә шунда кояш чыгар да
Чәчеп торыр үз нурларын.

Бу безнең иң ахыргы,
Иң каты зур сугыш.
Интернационал белән
Балкыр яңа тормыш.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »