Республикам минем

Категория: көе сүзләре

Чыгып китәм иркен кырларыңа, —
Игеннәрең тора чайкалып.
Моң тарала Идел буйларына,
Бәйрәм көен җырлый бар халык,

Азат та син,
Гүзәл дә син,
Әй, туган җирем.
Күкрәп яшә, Татарстан,
Республикам минем!

Девон серен тапкан батырларың
Тау-ташларны йөри актарып;
Йолдызларга үрли моторларың,
Бәйрәм көен җырлый бар халык.

Азат та син,
Гүзәл дә син,
Әй, туган җирем.
Күкрәп яшә, Татарстан,
Республикам минем!

Уңда башкорт, казакъ далалары,
Сулда Мәскәү тора шатланып;
Котлый сине якын туганнарың,
Бәйрәм көен җырлый бар халык.

Азат та син,
Гүзәл дә син,
Әй, туган җирем.
Күкрәп яшә, Татарстан,
Республикам минем!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (7 голосов)
« »