Кояш дуслары

Категория: көе сүзләре

Бу басулар, иркен кырлар
Туган илдәй кадерле.
Туган-үскән җиркәйләргә
Багышлыйбыз гомерне.

Безнең иңдә — ил язмышы,
Безнең иңдә — Җир шары.
Барсы өчен без җаваплы,
Без — кояшның дуслары!

Офыкларда яна таңнар,
Ал таңнарга барырбыз.
Алда күпме якты юлның,
Берсен сайлап алырбыз.

Безнең иңдә — ил язмышы,
Безнең иңдә — Җир шары.
Барсы өчен без җаваплы,
Без — кояшның дуслары!

Бу басулар, иркен кырлар,
Туган илдәй кадерле.
Туган-үскән җиркәйләргә
Багышлыйбыз гомерне.

Безнең иңдә — ил язмышы,
Безнең иңдә — Җир шары.
Барсы өчен без җаваплы,
Без — кояшның дуслары!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »