Ландышлар (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Тәүге күкрәү белән илһамланып
Эзләгәндә парын язмышлар.
Язгы урман безне кавыштырды —
Хуш ис сибә иде ландышлар.

Бәхет теләп безгә, баш очыннан
Каңгылдашып үтте аккошлар.
Сандугачлар котлап сайрадылар,
Сөенделәр нәфис ландышлар.

Буталды да хисләр, мәхәббәттә
Юлдаш булды безгә ялгышлар.
Күңелләрдә сагыш кына калды,
Нигә бик тиз сулды ландышлар.

Бәхет теләп безгә, баш очыннан
Каңгылдашып үтте аккошлар.
Сандугачлар котлап сайрадылар,
Сөенделәр нәфис ландышлар.

Шул урманга барам язлар саен,
Уянганда җанда сагышлар.
Күз яшедәй көмеш чыклар коеп
Моңаялар гүзәл ландышлар.

Бәхет теләп безгә, баш очыннан
Каңгылдашып үтте аккошлар.
Сандугачлар котлап сайрадылар,
Сөенделәр нәфис ландышлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (21 голос)
« »