Туган җиремә (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Аунар өчен синең чирәмнәрдә,
Сабый бала буласым килә.
Чыклы төндә ефәк үләннәргә
Тамчы булып кунасым килә.

Җәен яңгыр, кышын карлар булып
Кырларыңа явасым килә.
Иркен үзән, биек ярлар булып
Суың юлын саласым килә.

Җырларыңны синең көйләр өчен
Бер кошчыгың буласым килә.
Юлчыларын җирнең сыйлар өчен
Чишмәң булып туласым килә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.8 (4 голоса)
« »