Сагындым (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Идел буйларына тагын
Әйләнеп кайтсам иде,
Ал чәчәкләр арасында
Бер җырлап ятсам иде.

Җир җиләге белән мине
Иркәм сыйласа иде,
Элеккечә бер иркәләп,
Башым сыйпаса иде.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Сагындым»
Ноты для песни «Сагындым»
Ноты для песни «Сагындым»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (11 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »