Туган ил (икенче вариант)

Сагынам туган-үскән илемне,
Әллә кай җирләре ямьле иде;
Сөямен,
Шул илемне уйлап көямен.

Яшел болыннардан шаулап аккан
Сулары ла татлы, тәмле иде;
Бигрәк тә
Шул су буе тора йөрәктә.

Яланына чыгып, йөргән чакта,
Таныш иде аның бар ягы;
Түзалмыйм,
Туган-үскән илдән бизә алмыйм.

Кайтасым ла килә туган илгә,
Йөрәккәем шунда ашкына
Өзлексез,
Чит илләрдә ялгыз күңелсез.

Атам да анам, туганнарым,
Дус-ишләрем калды барысы да;
Барысы да,
Сагынып елыйм, йөрәк ярсый да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (10 голосов)
« »