Дим буе

Димдә тудым, Димдә үстем,
Җиләк җыйдым тугайда,

Әй, матур Дим буе,
Бик сагындым бу юлы.

Күп хәсрәтләр күрдем мин,
Сер бирмәдем шулай да.

Әй, матур Дим буе,
Бик сагындым бу юлы.

Дим суларын иңдәп-буйлап
Йөзәрсен, үрдәккәем.

Ой, матур Дим буе,
Бик сагындым бу юлы.

Бик күп кайгыларга түздең,
Түзәрсең, йөрәккәем.

Әй, матур Дим буе,
Бик сагындым бу юлы.

Былбыл да бар, кондыз да бар
Димнең таллы ягында.

Әй, матур Дим буе,
Бик сагындым бу юлы.

Хәсрәт тә бар, кайгы да бар
Читтә йөргән чагында.

Әй, матур Дим буе,
Бик сагындым бу юлы.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Дим буе»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (4 голоса)
« »