Ялгыз көймә (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Берни сорама, тын гына
Күземә кара, ярым:
Күзләрдән дә белеп була
Күңелдә ниләр барын.

Ялгыз көймә бөтерелә
Һәм чайкала Иделдә.
Зур дулкыннар күтәрелә
Күңелемдә минем дә!

— Синең өчен диңгезләрне
Кичәргә дә әзермен! —
Дигән лидең, әллә шул сүз
Хак булганмы, кадерлем?..

Ялгыз көймә бөтерелә
Һәм чайкала Иделдә.
Зур дулкыннар күтәрелә
Күңелемдә минем дә!

Җанда дулкын, сүзсез сорау:
— Ник йөрәкләр ялгышты?
Тик сабырлык җиңә ала
Хәзер безнең сагышны!

Ялгыз көймә бөтерелә
Һәм чайкала Иделдә.
Зур дулкыннар күтәрелә
Күңелемдә минем дә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (8 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »