Сакмар

Сакмар да гынай суы буйларында
Сандугачлар тавышын, тыңладым.

Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.

Сандугачлар тавышын тыңладым да
Өзелеп-өзелеп жырлар жырладым.

Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.

Сакмар буйлары ла, ай, вак таллык,
Вак таллыкта сусар буладыр.

Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.

Сакмар сусарыдай яшь егетләр
Читтә йөрергә дучар буладыр.

Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.

Сакмар буйларында кош баласы,
Кай күлләрдә икән анасы?

Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.

Кайларда гына булмый, ниләр күрми,
Дөнья гизә адәм баласы.

Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »