Таштугай

Таштугай ла, синең камышыңны
Җиз курайкай итеп тартаем.
Таштугай ла, синең кәккүгең юк,
Үз Уралкаема кайтаем.

Таштугай ла буе, ай, күләүек,
Күләүек тә түгел, саз икән.
Сазларында сайрар кошлары юк,
Моңлы кошкайлары каз икән!

Таштугай ла, синең елгакаең
Тонып кына аккан су икән.
Тонык кына суда шәүлә чагыла,
Байгүбәгем исән-сау микән?

Таштугай ла, синең кәккүгең юк,
Сагышымны көйләп тартырга.
Урал туфраклары кире тарта
Таштугайны ташлап кайтырга.

Таштугай ла суының, камышын
Курай гына итеп тартаем.
Кошлар гына очып җитмәс җиргә
Биргән икән мине атаем.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Таштугай»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »