Яңа Казан

Әкрен генә Идел дулкынында
Ай тирбәлә, кояш чайкала;
Киң җәелеп фәннәр кочагында
Үсә Казан — нурга бай кала.

Бәхетле гомергә
Ил белән гел бергә,
Үсә Казан,
Гүзәл Казан,
«Дәртле Казан, моңлы Казан,
Нурлы Казан», яңа Казан.

Бизи аны яңа матур йортлар,
Гөлбакчалар белән урала.
Ялкынланып хезмәт учагыңда
Үсә Казан — яңа зур кала.

Бәхетле гомергә
Ил белән гел бергә,
Үсә Казан,
Гүзәл Казан,
«Дәртле Казан, моңлы Казан,
Нурлы Казан», яңа Казан.

Сәйдәш моңы, Тукай, Җәлил җыры
Шаулап тора әллә кайларга;
Татарстан халкын шатландырып,
Үсә Казан — җырга бай кала.

Бәхетле гомергә
Ил белән гел бергә,
Үсә Казан,
Гүзәл Казан,
«Дәртле Казан, моңлы Казан,
Нурлы Казан», яңа Казан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »