Саба көе

Категория: көе сүзләре

Уйна Саба көйләренә,
Еракларга чыңласын.
Шатлыклы хезмәт җырларын
Шат халыклар тыңласын.

Саба көйләрен уйнасаң.
Ашкынмыйча уйнама.
Саба кызын сөя калсаң,
Онытырмын дип уйлама.

Чулпан калка, таң атканда
Туган җирне балкыта.
Безнең егетләр җырда да,
Хезмәттә дә дан тота.

Чылтырап аккан чишмәләрнең
Сулары салкын бездә.
Сулары салкын булса да,
Йөрәкләр ялкын бездә.

Машиналар гөрләп эшли
Саба басуларында.
Ярыш дәрте балкып тора
Йөрәк ярсуларында.

Диңгез кебек дулкынланып
Кырда чайкала иген.
Кырда чайкалган игеннең
Күрмәссең бездә чиген.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
« »