Әлмәт егете — ил бөркете

Категория: көе сүзләре

Кара алтын белән генә
Макталмый Әлмәт-кала,
Әлмәт егете — ил бөркете
Сугышларда дан ала.
Катюшалар командиры,
Серле туплар аттыра,
Яу кырында дошманнарны
Ялкыны белән кыра.

Әлмәт егете — ил бөркете,
Йосыпов — тимер куллы,
Йөз дә җитмеш герой биргән
Батыр халыкның улы.

Кая бармый — ул югалмый,
Җиңүгә, юллар таба,
Командарм үзе аңа
Ленин ордены тага.
Ничә тапкыр үлем аны
Яуда якалап алган.
Ничә тапкыр батыр Бари
Көрәшеп исән калган.

Әлмәт егете — ил бөркете,
Йосыпов — тимер куллы,
Йөз дә җитмеш герой биргән
Батыр халыкның улы.

Голосов пока нет
« »