Безнең буын

Сабан туйда, көрәш барган мәйданнардан
Сугыш җиле әтиләрне йолкып алган.
Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендә
Яраланган аккош кебек ятып калган.

Яраланган илләр байрак үпкән чакта,
Фанфаралар кояшкача сузылганда,
Җырлаганда җиңү җырын бер сулыштан,
Без туганбыз — сугыш тынган.
Сугыш тынган. Әтиләрнең сафларына соңарганбыз,
Ләкин яңа көрәшләргә үз вакытында туганбыз,

Без туганбыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »