Еллар, еллар

Еллар, еллар, искән җилләр сыман,
Аккан сулар сыман узасыз.
Түрегездә йөрдем, үрегезгә мендем,
Инде миңа нәрсә кушасыз?

Җырларым да, соңгы сулышым да
Бүләк сезгә, рәхим итегез.
Тылда түгел — юлда, тормыш дулкынында,
Һөҗүмнәрдә алда йөртегез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
« »