Бәхет (беренче вариант)

Минем белән бергә бәхтем туган —
Өлешемә тигән көмешем.
Шул бәхтемне эзләп юлга чыктым,
Шул бәхтемне эзләп килешем.

Шул бәхтемне эзләп тапканым юк,
Инде таптым дисәм — югалтам.
Якын дустым — мескен өмет белән
Үз-үземне тагын юатам.

Юлларымда бәхет күп очрады,
Тик берсе дә түгел минеке.
Юл чатында, әнә, көтеп торган
Ул аныкы яки синеке.

Ә минеке, бәлки, мине көтеп,
Кайгырадыр әллә кайларда…
Ул бәхетсез икән, мин бәхетсез,
Мин табарга тиеш, табарга!

Минем белән бергә бәхтем туган —
Өлешемә тигән көмешем.
Шул бәхтемне эзләп юлга чыктым,
Шул бәхтемне эзләп килешем.

Шул бәхтемне эзләп китеп барам,
Юлым сикәлтәле, әремле…
Җиңел килгән бәхет — бәхет түгел,
Эзләп тапкан бәхет кадерле;
Җиңел килгән бәхет — бәхет түгел,
Эзләп тапкан бәхет,
Эзләп тапкан бәхет кадерле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »