Минутларны ник саныйсың

Минутларны ник саныйсын,
Вакытың бик тар мәллә?
Тәрәзәдән ник карыйсын,
Җиккән атың бар мәллә?

Әллә иркә басып кына
Сөйгән ярың көтәме?
Әллә синнән качып кына
Яшьлек гомерең үтәме?

Минутлары — якты дулкын,
Агыла да агыла.
Дәшә җанны өмет утым
Алгы көннәр ягына.

Ярым да бар, аргамак та,
Көч тә кайный йөрәктә…
Тынгысызлый бик еракта
Ирешелмәгән теләкләр…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (7 голосов)
« »