Уҗымнар

Ләйсан яңгыр… Язгы яңгыр ява,
Тамчыларда балкый ал нурлар.
Офыклардан ага офыкларга
Уҗымнарым — яшел дулкыннар,

Әй, хәфтә уҗымнар!
Әй, дәрья уҗымнар!
Кагынып сайрар тургайларга
Моңым булсын, бу җырлар.

Кар суларын Иделләргә койды
Кырлар буйлап аккан чишмәләр.
Зәңгәр таулар аша илкәемә
Тургайларым кайтып киләләр.

Әй, хәфтә уҗымнар!
Әй, дәрья уҗымнар!
Кагынып сайрар тургайларга
Моңым булсын, бу җырлар.

Хезмәтемне кояш итим сезгә,
Яшьлегемнең яме — уҗымнар.
Бу ызаннар буйлап миңа каршы
Йөгереп килә сыман сөйгән яр.

Әй, хәфтә уҗымнар!
Әй, дәрья уҗымнар!
Кагынып сайрар тургайларга
Моңым булсын, бу җырлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »