Авыл көе (икенче вариант)

Биек тауның башларында,
Ах, мин каеннар булсам.
Ах, үзем каеннар булып,
Син былбыл булып кунсаң.

Аклы ситсы күлмәк алдым,
Бәйрәмдә киярмен дип.
Яшьләй күңелемне салдым,
Гомергә сөярмен дип.

Агыйдел сулары кебек,
Тар сулар булмас инде.
Минем йөрәккәем кебек
Ярсыган булмас инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.1 (171 голос)
« »