Дуслык турында җыр

Категория: көе сүзләре

Торсак та без төрле җирләрдә
Без яшибез совет илендә;
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә.

Үстергән дә безне чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык.

Безнең дуслык гигантлар кора,
Йортлар сала, таулар күчерә,
Рәхәтләнеп тыныч яшәргә
Коммунизм төзи кешегә.

Үстергән дә безне чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык.

Бердәмлекнең көче океан,
Океаннан хәтта көчлерәк.
Без күтәргән дуслык байрагы
Гасырларга барыр җилфердәп.

Үстергән дә безне чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (80 голосов)
« »