Ай зар гизәем

Их дускаем, уйныйк әле түгәрәк уенында;
Синең өчен генә җырлыйм, син бит минем уемда.
Урталарда торган чакта әйләнмидер башларың,
Карлыгач канаты кебек синең кыйгач кашларың.

Ай зар гизәем, вай зар гизәем,
Сине уйлап, бәгырькәем, өзелә үзәккәем.

Аклы күлмәкләр кигәнсең, кысып тора билләрең;
Сине кемнәр сөймәсен соң, юк килмәгән җирләрең.
Их җаным, гүзәлем, сандугачым, кил әле,
Кил әле, дустым, кил әле, икәү әйләник әле.

Ай зар гизәем, вай зар гизәем,
Сине уйлап, бәгырькәем, өзелә үзәккәем.

Ал да баса биюче, гөл дә баса биюче;
Син генә бит, бер генә бит үзәгемне өзүче.
Урталарга чыгасың, көләсең, елмаясың,
Әйдә әле бергә биик, кемнәрдән ояласың?
Алсу күлмәгең бик алсу, алсуга мандың мәллә,
Ник ямансу утырасың, ярыңнан калдың мәллә?

Ай зар гизәем, вай зар гизәем,
Сине уйлап, бәгырькәем, өзелә үзәккәем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (13 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »