Яшьләр җыры

Без менәбез күккә — биеклеккә,
Иксез-чиксез зәңгәр киңлеккә;
Безнең яшьлек сүнмәс якты маяклы,
Мәңге сынмас корыч канатлы,

Күкрә, яшьлек, күкрә
Зәңгәр күкләрдә,
Гөрлә, яшьлек, гөрлә
Азат җирләрдә.
Яшә, яшьлек, яшә,
Бетмәс көч, биреп йөрәккә.
Яшә, яшьлек, яшә,
Ныгып, чыныгып көрәштә!

Без йөзәбез океан, диңгездә,
Колач җәйсәк — колач киң бездә;
Дулкыннарны ярып-ярып үтәбез,
Котыпларга барып җитәбез,

Күкрә, яшьлек, күкрә
Зәңгәр күкләрдә,
Гөрлә, яшьлек, гөрлә
Азат җирләрдә.
Яшә, яшьлек, яшә,
Бетмәс көч, биреп йөрәккә.
Яшә, яшьлек, яшә,
Ныгып, чыныгып көрәштә!

Җилләр генә искән далада,
Ялгыз аучы йөргән тайгада,
Калкытабыз илнең яңа йортларын,
Балкытабыз Ильич утларын,

Күкрә, яшьлек, күкрә
Зәңгәр күкләрдә,
Гөрлә, яшьлек, гөрлә
Азат җирләрдә.
Яшә, яшьлек, яшә,
Бетмәс көч, биреп йөрәккә.
Яшә, яшьлек, яшә,
Ныгып, чыныгып көрәштә!

Кырга чыксак — кырлар яңара,
Яшь йөрәктән җырлар тарала;
Без — ирекле, көчле илнең яшьләре,
Комсомолның батыр гаскәре.

Күкрә, яшьлек, күкрә
Зәңгәр күкләрдә,
Гөрлә, яшьлек, гөрлә
Азат җирләрдә.
Яшә, яшьлек, яшә,
Бетмәс көч, биреп йөрәккә.
Яшә, яшьлек, яшә,
Ныгып, чыныгып көрәштә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »