Таулар биек (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Таулар биек, таулар биек,
Күксел урманнар.
Хәтердә яши бер
Сихерле таңнар,
Тау астында чылтырап аккан
Чишмә җырлары,
Моң булып аерылып калган
Яшьлек еллары.

Шул чагында дәртле бер җыр
Тыңлаган идем,
Шул көйгә кушылып
Җырлаган идем;
Җыр моңы урманнар буйлап
Ерак таралды…
Ул көннәр зәңгәр томанга
Уралып калды.

Арышлар серкә очырды
Талгын җилләрдә,
Әйләнеп кайттым мин
Туган җирләргә;
Ул җыр никтер яңгырамады
Авылым күгендә.
Тик һаман ул җыр тирбәлә
Күңелем түрендә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »