Бу дөньяда

Категория: көе сүзләре

Бу дөньяда төрле хәлләр
булганын да истә тот.
Дошманның да дуслары бар —
серләреңне эчтә тот!

Бу дөньяда бер ояга
сыялмаган кош азмы?
Барыбер тартып алалмаслар
күңелгә тулган язны!

Бу дөньяда әле алда
күп бәхетләр бардыр күк…
Күкне тутырып без килербез
тоташ ләйсән яңгыр күк!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (9 голосов)
« »