Ана сагышы (беренче вариант)

Язгы сулар ургып аккан чакта,
Күңелләрем сине юксына,
Язлар ямьле түгел синнән башка,
Кайт син, балам, тизрәк кайтсана.
Кайт, күз нурым, кайт туган ягыңа,
Тургайларың сине сагына.

Өй түрендә кошлар оя корды,
Сайрауларын тыңлап юанам.
Алар тиздән бала үстерерләр,
Минем генә йортым тын һаман.
Кайт син, балам, кайт туган ягыңа,
Тургайлар да сине сагына.

Яз кайтмады, бәлки көз кайтыр дип,
Сине көтеп яшим мин һаман.
Узмасын ла гомерем сагыш белән,
Кайт, күз нурым, тизрәк кайт, балам.
Кайт син, балам, кайт туган ягыңа,
Газиз әнкәң сине сагына.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Ана сагышы»
Ноты для песни «Ана сагышы»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (15 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »