Безнең авыл көе

Алтын-сары чәчләреңне
Син тарарсың, мин үрмәм /шул/.
Менеп тауга, басып ташка
Син карарсың — мин күрмәм.

Ай янында якты йолдыз,
Ай туды, син бат инде.
Чит җирләрдә озак йөрдең,
Бик сагындым, кайт инде.

Зәңгәр чәчәк ата торган
Гөлләр дә була икән /шул/.
Дөнья булгач, бик сагынган
Көннәр дә була икән.

Быел килгән сахра кошның
Агы-күге бар микән /шул/.
Узган гомер хисап түгел,
Алда гомер бар микән?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (16 голосов)
« »